ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2017 ел
сишәмбе

9 августта, Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында чаралар дәвам итә.

Конференциянең инклюзив мәгарифкә багышланган секциясе 8 августта эшләде. Инклюзив мәгариф – ягъни сәламәтлекләре чикләнгән балаларның да гомуми мәктәпләрдә белем алу мөмкинлеге тудыру. Киңәшмәдә катнашучы кунакларны Мөслим лицее каршы алды.

 “Татарстан Республикасында мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы” . Әлеге темага багышланган мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе үз эшен башлады. Бүген “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Федераль дәүләт мәгариф стандарты (ФГОС) кертү шартларында этномәдәни компонетны гамәлгә ашыру” исеме хакында республика мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре киңәшә. Утырышны ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачты.Ул мәгариф хезмәткәрләрен август киңәшмәсе белән котлады.

Профильле сменада республика буенча 175 яшь КВНчы ял итте.


4
август, 2017 ел
җомга

“Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе республикада 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

1 сентябрьгә Татарстанның аз керемле гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар бүләккә бәясе 5 мең сумлык мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр алачак.

Казанның дүрт мәктәбе республиканың иң көчле белем бирү йорты бишлегенә керде, ә беренче урынны 131нче лицей алды.


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

30 августта РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Бөтенроссия ата-ана җыелышын уздырачак.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Һава-десант гаскәрләре уңаеннан оештырылган очрашуда җитезлек, төгәллек, кыюлык һәм чыдамлылыкка бәйгеләр оештырылды.

Мәскәү өлкәсе Дубна шәһәрендә И.Ф. Шарыгин исемендәге география буенча 13-нче олимпиада үз эшен тәмамлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International