"Костер" республика үзәге базасында “КВН стилендәге җәй” профиль сменасы уздырылды

2017 елның 8 августы, сишәмбе

"Костер" республика үзәге базасында “КВН стилендәге җәй” профиль сменасында республика буенча 175 яшь КВНчы ял итте. 

"Костер"республика үзәге базасында “КВН стилендәге җәй” профиль сменасында балалар белем алуның 5 моделе буенча өйрәнү уздылар. Болар - КВН теориясе, сөйләм техникасы, актерлык осталыгы, вокал, хореография.  җәйге бал, кинофестиваль, Хәтер көне, Театр көне кебек иҗади чараларда катнаштылар. Йомгаклау чарасы булып, 9нчы җәйге фестиваль узды. Лагерьда тиз арада 16 КВН командасы оешып, үзара көч сынашты. Гран-прига "Чика Бум" КВН командасы лаек булды.

Командалар уенын Казан Юниор мәктәп КВН лигасы җитәкчесе Алия Шәфиева, e-kazan.ru интернет журналы баш мөхәррире Роза Камалова, смена редакторы Александр Серегин һәм башка җитәкчеләр бәяләде. Кунак булып, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима килгән. 
Гран-при яулаган команда Казан Юниор мәктәп КВН лигасы фестивалендә катнашу мөмкинлегенә ия булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International