Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан оештырылган очрашуда җитезлек, төгәллек, кыюлык һәм чыдамлылыкка бәйгеләр оештырылды. Командалар зур энтузиазм белән көрәште, ләкин дуслык җиңде. Очрашу тәмамланганда кунаклар балаларга бүләкләр тапшырды. Балалар әлеге очрашуга бик куанды. Белем бирү учреждениясе җитәкчелеге мондый очрашулар алга таба да булыр дип ышана.
“Ласточка” балалар сәламәтләндерү лагеренда 3-нче сәламәтләндерү смена уза. Биредә Казан Е.Г.Ласточкина исемендәге мәктәп-интернат укучысы катнаша.