Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елның февраль аеннан”Ана теле” татар телен читтән торып өйрәнү мәктәбендә катнашучыларны теркәү башлануы турында хәбәр итә. Татар телен өйрәнергә теләге булган һәркемнең “Ана теле” проектында катнашу мөмкинлеге бар.
Быел Татарстанда 95 мәктәп һәм 52 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен төзекләндерү планлаштырылган. 15 гыйнвар көненә 99 объектта эшләр башланган. Мондый күрсәткечләрне бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда эш сәфәрендә булды. Ул Чаллы дәүләт педагогика университетының «H2O» яңа бассейнын ачу тантанасында катнашты.
2016 елның 17 гыйнварында Казанда география фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында 84 укучы катнашты.
2016 елның 17 гыйнварында Казанда рус теленнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында һәм республикакүләм олимпиадада Татарстан Республикасының районнарыннан һәм шәһәрләреннән 8-11 сыйныфлардан 159 укучы катнашты.
Иртәгә, 19 гыйнварда, 11.00дә "Татар-информ" агенлыгында укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасының төбәк этабын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.
“Безнең Татарстан” VI Республика яшьләр форумына гаризалар кабул итә башладылар. Әлеге чара яшьләр өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Анда теләгән һәркем катнашып, үз проектын яклап, аны тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба ала.
Быелның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасына бәяләр артты. Бу үсеш 8 процент - 180 сумнан 270 сумга кадәр тәшкил итте.
2016 елның 15 гыйнварында Казанда француз теленнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Республикакүләм олимпиаданың абсолют җиңүчесе дип Казан шәһәре Мәскәү районының 9нчы гимназиясе укучысы Илнур Залялетдинов табылды.
«Гыйлем» белем бирү порталы 15 гыйнвардан яңа интернет-адрес буенча эшли башлады. Хәзер фән дөньясы белән татарча танышырга теләүчеләр giylem.tatar сылтамасы аша узып, кызыклы фәнни-популяр мәкаләләр, инфографика, видеодәресләр һәм комикслар белән таныша ала.