«Гыйлем» белем бирү порталы яңа интернет-адрес буенча эшли башлады

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

«Гыйлем» белем бирү порталы 15 гыйнвардан яңа интернет-адрес буенча эшли башлады. Хәзер фән дөньясы белән татарча танышырга теләүчеләр giylem.tatar сылтамасы аша узып, кызыклы фәнни-популяр мәкаләләр,  инфографика, видеодәресләр һәм комикслар белән таныша ала.

«Гыйлем» порталы 2014 елда Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында барлыкка килгән иде. Giylem.pro адресы буенча елдан артык эшләгән сайтны гимназия мөгаллиме Ленар Хөсәенов ясады.

Ләкин һәрбер проект даими үсештә булырга тиеш. Фән бер урында таптанмый, шулай булгач, аның турында сөйләүче чыганакларга да гел хәрәкәттә булу кирәк. Сайтны ясау һәм аның дизайнын булдыру белән проектның финанс директоры Даниль Әхмәтшин җитәкчелек итте.

Димәк, хәзердән башлап безнең барлык материаллар, һәм искесе, һәм яңасы, giylem.tatar адресы буенча эшләгән интернет-ресурста  урнашачак.

Гыйлем.про исә беркайда да югалмаячак, киләчәктә биредә  башка астпроектлар турында мәгълүмат таба алачаксыз.

«Гыйлем» порталының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International