Укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы - "Татар-информ"да матбугат конференциясе темасы

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Иртәгә, 19 гыйнварда, 11.00дә "Татар-информ" агенлыгында укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасының төбәк этабын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Журналистларның сорауларына ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Гомум белем идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова җавап бирәчәк.

Катнашу өчен ММЧ вәкилләрен чакырабыз. Аккредитацияне pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча узарга мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International