ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Кадет мәктәп – интернатында ГТО нормаларын тапшыру буенча көзге сессия узды. Биредә белем алучы 150 укучы 60, 100 метрга, 1,5 километрга йөгерү һәм урыннан озынлыкка сикерү буенча зачет тапшырды.

14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан уку йортлары арасында 2016/2017 уку елына республика бюджеты хисабына урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча белем алу өчен гражданнарны кабул итүнең контроль саннарын бүлүгә конкурс игълан ителде.


РФ мәгариф һәм фән министрлыгы тиздән 12 мең дәресне интернетта урнаштырачак. Бу хакта бүген ведомствоның матбугат хезмәте министрлык башлыгы Дмитрий Ливановның гражданнарны кабул итүе нәтиҗәләре буенча хәбәр итте, дип яза “ТАСС”.
Иртәгә сәгать 11.00дә Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты – КХТИның гыйльми советы кече залында (Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 68нче йорт, 2нче кат) ТРның гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр буенча вузара координацион советы утырышы уздырыла. Анда ТР Президенты, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына сайлауларның беренчел нәтиҗәләре һәм шушы органның агымдагы мәсьәләләре турында фикер алышу күздә тотыла.
Татарстанда имтиханнарның төп дулкынында минималь бусаганы узмаган чыгарылышлар арасында рус теле һәм математикадан БДИны яңадан тапшырып карауга гаризалар кабул итү төгәлләнде.
2015 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы юристлары Менделеевск муниципаль районында  мәгариф өлкәсенә караган сораулары булган кешеләр өчен бушлай юридик консультация уздырачак.
2015 елның 11-13 нче сентябрендә Киров шәһәрендә балалар йорты һәм мәктәп-интернат балалары өчен  Идел буе округы буенча спартакиада үткәрелде.  Әлеге спартакиадада  барлыгы 14 команда катнашты.

11
сентябрь, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасында 2015-2016 елга балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына массакүләм туплау эше төгәлләнде. 5 ай дәвамында “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати система аша башкарылган бу эш нәтиҗәсендә, 50 меңнән күбрәк бала балалар бакчасына юллама алган.
Менделеевск районының Иж Тамагы авылында 80 урынлы "Солнышко" балалар бакчасы ачылды. Объект быел ремонтланган, яңа төзелгән ун балалар бакчасының бу берсе булды. Аның төзелешенә 55,04 млн сум акча бүленгән.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2016 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниеләрен әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International