Татарстанда 50 меңнән күбрәк балага “Электрон балалар бакчасы” системасы аша юллама бирелгән

2015 елның 11 сентябре, җомга
Татарстан Республикасында 2015-2016 елга балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына массакүләм туплау эше төгәлләнде. 5 ай дәвамында “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати система аша башкарылган бу эш нәтиҗәсендә, 50 меңнән күбрәк бала балалар бакчасына юллама алган.

Искәртеп үтик: мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын комплектлау ел дәвамында да алып барылачак. Шуңа бәйле рәвештә, әти-әниләрнең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша чиратның торышын даими тикшереп торуы, баланың статусы “Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә юнәлдерелгән” дип үзгәрүгә, ай дәвамында үз балалар бакчасына мөрәҗәгать итүе зарур.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International