2015 елның 11-13 нче сентябрендә Киров шәһәрендә балалар йорты һәм мәктәп-интернат балалары өчен Идел буе округы буенча спартакиада үткәрелде. Әлеге спартакиадада барлыгы 14 команда катнашты. Татарстан Республикасын Яшел Үзән районының Нурлат балалар йортында тәрбияләнүче “Виктория” балалар командасы таныштырды. Балалар волейбол, дартс, шашка, шахмат, мини-футбол, йөзү, стритболл, йөгерү уеннарында катнашты. Команда мини-футбол, йөзү, дартс уеннары буенча 1 урын яулады.