ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе
 Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узган пленар утырышта “Яңа Россия өчен яңа кадрлар: тенденцияләр, чакырулар, мөнәсәбәтләр” темасы буенча фикер алыштылар. Утырыш "WorldSkills" стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалы кысаларында узды. 
Искәртеп үтик, кичә чемпионат финалының тантаналы ачылышы узды.

19
май, 2015 ел
сишәмбе
19 майда  Казанның "Ак Барс" кара-каршы көрәш сараенда "WorldSkills" стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалының ачылыш тантанасы уздырылды.
Билгеле булганча, 19-23 май көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә "WorldSkills Russia" илкүләм чемпионаты финалы булачак. Аны оештыручы – Россия Федерациясенең "WorldSkills International" халыкара оешмасындагы рәсми вәкиле һәм "WorldSkills" стандартлары буенча һөнәри осталык бәйгесе операторы “Ворлдкиллс Россия” берлеге. Чемпионат ТР Хөкүмәте ярдәмендә үткәреләчәк.
2015 нче елның 20 маенда Казан шәһәре Совет районы 93нче гимназия һәм Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты базасында XII Кирилл һәм Мефодий исемендәге укулар узачак. Бу чара Славян язуы һәм мәдәнияте көненә, Әдәбият елына, Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган.
Читтән торып катнашу турында Казан шәһәреннән һәм Татарстан Республикасының 31 муниципаль районыннан 500гә якын мәктәп укучысыннан заявка килде.
15-17 майда Түбән Кама районында “Президент спорт уеннары” бөтенроссия ярышларының төбәк финалы узды. Ярышларда Түбән Кама, Бөгелмә, Зәй, Алексеевск, Лениногорск, Алабуга һәм Мамадыш районнары, Казан һәм Чаллының гомуммәгариф оешмаларыннан 9 команда катнашты.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
13 майда  журналистларга WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалына әзерләнеп килә торган павильоннар презентацияләнде. Билгеле булганча, 19-23 май көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалы узачак. Аны оештыручы – Россия Федерациясенең WorldSkills International халыкара оешмасындагы рәсми вәкиле һәм WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык бәйгесе операторы “Ворлдкиллс Россия” берлеге. Чемпионат ТР Хөкүмәте ярдәмендә узачак.
Әлки районында балаларның җәйге ялын оештыру буенча эшкә керешкәннәр. 1 июньнән үк 24 мәктәптә башлангычлар өчен көндезге лагерьлар эшли башлаячак. Ә V-VIII сыйныф укучыларын мәктәпләр каршындагы ял һәм хезмәт лагерьлары көтәчәк.
Иртәгә, 19 май көнне 15.00дә, Казандагы Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә республиканың сәләтле яшьләрен – укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы була.
19 майда Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы 7нче гимназиясендә "Умники и умницы" республикакүләм уенының финал этабы узачак. Чарада "Умники и умницы" телеолимпиадасының алыштыргысыз алып баручысы һәм авторы, тарихи фәннәр кандидаты Юрий Вяземский катнашачак. 
19 майда Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең  Ситуацион-мәгълүмати үзәгендә  Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе 2015 елда БДИ үткәрү сораулары буенча "кайнар линия"дә катнаша. 
2009 нчы елдан бирле һәр елны 17 нче май көнне Россия Федерациясе катнашында балаларның ышаныч телефонының Халыкара көне бәйрәм ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International