Түбән Кама районы укучылары Президент спорт уеннарында Татарстан данын яклаячак

2015 елның 19 мае, сишәмбе
15-17 майда Түбән Кама районында “Президент спорт уеннары” бөтенроссия ярышларының төбәк финалы узды.
Ярышларда Түбән Кама, Бөгелмә, Зәй, Алексеевск, Лениногорск, Алабуга һәм Мамадыш районнары, Казан һәм Чаллының гомуммәгариф оешмаларыннан 9 команда катнашты.
Ярышлар җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, пуля ату, волейбол һәм стритбол буенча узды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районының аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча 10 нчы урта мәктәбе укучылары беренче урынны алды, икенче - Чаллының 31 нче мәктәбе, өченче – Казан шәһәренең Мәскәү районы 122 нче гимназиясе һәм Лениногрскиның 2 нче мәктәбе.
Краснодар краенда “Орленок” үзәгендә Түбән Кама районы укучылары “Президент спорт уеннары” бөтенроссия уеннарында Татарстан данын яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International