ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
2014 нче елның 5 нче февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында мәктәпкәчә тәрбия системасы хезмәткәрләре өчен “Федераль дәүләт мәгариф стандартын гамәлгә кертү шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгати-эстетик үсеше” дип аталган республика күләмендә гамәли семинар узды.
14 февральдән 17 февральгә кадәр Баулы районының «Универсал спорт залы» спорт комплексында 2013/2014 уку елы сезонының Республика гомумибелем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигамы Чемпионаты үтәчәк.

7
февраль, 2014 ел
җомга
2014 енче елның 7нче февралендә Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгында “Бозда мин сак булырмын” исеме астындагы балалар рәсем конкурсаның йомгаклау hәм бүләкләү этабы оештырылды. Республика күләмендә җыелган балалар яз җиткәч боз котламы юка hәм куркыныч булу чорында аеруча сак булырга кирәк икәненә тагын бер кат төшенделәр.
28 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Республиканың Н.Ә. Гәлләмов исемендәге махсус гомуми урта белем бирү мәктәбенең бер төркем хезмәткәрләре Шексна махсус гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Девиант тәртипле яшүсмерләрне тормышка яраклаштыру юллары, заманча реабилитацион технологияләр һәм чыганаклар” дигән темага стажировка үттеләр.
Россия Федерациясенең 16 субъекты белән беррәттән 2013 елның августында Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы белән берлектә уздыра торган “Музыка” укыту предметы программасын апробацияләү проектында катнашучылар исемлегенә кертелде. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты эксперименталь программаны апробацияләүдә региональ оператор булып тора.
5 февральдә Яңа Савин районының 89 мәктәбендә “Яшь янгын сүндерүчеләр” балалар хәрәкәтенең II Республика җыелышы булып узды. Республиканың Н.Ә. Гәлләмов исемендәге махсус гомуми урта белем бирү мәктәбенең “Алмаш” яшь янгын сүндерүчеләр дружинасын директор Кладов Д.Ю., тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, педагог-оештыручысы Бочаров Ю.А. һәм 10 сыйныф укучысы Кузьмин Ленар тәкъдим иттеләр.
30 нчы гыйнварда Н.Ә. Гәлләмов исемендәге республиканың махсус гомуми урта белем бирү мәктәбенең “Өмет” хоккей командасы А.В. Тарасов исемендәге Бөтенрәсәй яшь хоккеистлары ярышларында катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Тәҗрибәле хөкемдарлар билгеләвенчә, 1енче урынга Актаныш муниципаль районының 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, 2 нче урынга Мамадыш муниципаль районының 2 нче санлы лицее, 3 нче урынга Сарман муниципаль районының 2 нче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары лаек булдылар.


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты, Олимпиаданың Казанда уздырыла торган өлешендә (икенче тур) катнашучыларны билгеләү өчен, өстәмә бирем җибәреләчәк укучылар һәм студентлар исемлеген игълан итте. Аларга өстәмә биремнәр шәхси электрон почтага бүген, 5 февральдә, Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 5тә җибәреләчәк.
Туган якны өйрәнү һәм экскурсион эшләр буенча уку-укыту һәм методик эшкәртмәләрнең XI Бөтенрәсәй бәйгесенә йомгак ясалды. Татарстан Республикасы исеменнән катнашучылар лауреат һәм дипломант исеменә лаек булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International