Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының икенче турында катнашучыларны билгеләү өчен, өстәмә бирем җибәреләчәк кешеләр исемлеге игълан ителде

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты, Олимпиаданың Казанда уздырыла торган өлешендә (икенче тур) катнашучыларны билгеләү өчен, өстәмә бирем җибәреләчәк укучылар һәм студентлар исемлеген игълан итте. Аларга өстәмә биремнәр шәхси электрон почтага бүген, 5 февральдә, Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 5тә җибәреләчәк.
Әгәр кем дә булса әлеге исемлектән үз фамилиясен табып та, аңа өстәмә бирем белән хат килеп җитми икән, 8(843)238-77-11 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бәйгенең икенче турына узучыларны билгеләү өчен кирәк булган якынча балларны җыйган, әмма өстәмә бирем җибәрелә торган исемлектә үз фамилияләрен тапмаучыларга өстәмә биремне көтәргә кирәк түгел, дип хәбәр итә оештыру комитеты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International