Республика гомумибелем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигамы Чемпионаты үтәчәк

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
14 февральдән 17 февральгә кадәр Баулы районының «Универсал спорт залы» спорт комплексында 2013/2014 уку елы сезонының Республика гомумибелем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигамы Чемпионаты үтәчәк.
Ярышларда Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Баулы, Буа, Казан, кукмара, Спас, Яшел үзән, Әлмәт районнарының, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең 16 кызлар һәм егетләр командалары катнашачак.
Ярышларны ачу тантанасы 14 февральдә булачак.
16 февраль көнне финал уеннары төгәлләнгәннән соң ярышларны ябу тантанасы булачак.
Җиңүчеләр 2014 елның март аенда Идел буе федераль округының финал ярышларында катнашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International