ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Мәктәпләрне төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында Зәй районында бу көннәрдә Чыбыклы авылы мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре башланган. Моның өчен республика бюджетыннан 5 млн. 917 мең сум акча бүленгән. Хәзерге вакытта төзүчеләр канализация системасын алыштыру эшләренә керешкән. Алга таба ишек, тәрәзәләрне яңарту, су системасын алыштыру күздә тотыла.
Кукмара муниципаль районының Лельвиж мәктәбе үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Беренче укытучылар Михаил Вишняков, Семен Зюраков һәм Илья Ильин шушы һәм тирә-юнь авыллардан килгән балаларга белем биргәннәр. Хәзерге вакытта биредә удмурт милләтеннән булган 74 бала укый, беренче сыйныфтан башлап алар татар телен, икенче сыйныфтан чит телләр өйрәнә. Аларга 17 укытучы белем һәм тәрбия бирә.
2014 нче елның 9 нчы гыйнварында Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсе белән идарә итүче башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән планлаштырылган чаралар кысаларында агымдагы елда бердәм дәүләт имтиханы оештыру һәм уздыру буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

1
февраль, 2014 ел
шимбә
2013 елда милли мәгариф системасын камилләштерү министрлыкның өстенлекле юнәлешләренең берсе булган. Ел дәвамында моңа кадәр җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булган һәм еш кына тәнкыйть утына тотылган шактый проблемалы мәсьәләләр уңай чишелеш тапкан. Бүген бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Татар теле һәм әдәбияты буенча якынча программалар, рус телле төркемнәр өчен татар әдәбияты буенча дәреслекләр һәм хрестоматияләр линияләре эшләнгән. 

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында чыгыш ясады.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бу уку елында да милли мәгарифне үстерү буенча муниципаль берәмлекләр рейтингын төзегән. Бүген бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. 

30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән һава температурасы булганда мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәвен искәртә.
Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга күрсәтелә торган психологик-педагогик ярдәм сыйфатын күтәрү максатында Татарстан Республикасының гомуми белем системасында 2014 елның 28 гыйнварында “Чистай балалар йорты” ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә “Психологик имгәнү кичергән балаларга психологик-педагогик ярдәм: тәрбияләү алымнар, тәҗрибә” дигән республика семинары булды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кышкы һәм җәйге спорт төрләре буенча укучыларның I мәктәпара Спартакиадасы кысаларында үткәрелүче хоккей ярышларының зональ этаплары кичектерелүе турында хәбәр итә. Әлеге ярышлар 1-2 февральдә үткәрелергә тиешле иде. Ярышларны үткәрү вакытлары турында өстәмә мәгълүмат булачак.
2014 елның 27 гыйнварында Республика “Росток” психология-педагогика тернәкләндерүе һәм коррекциясе үзәгенең 2013 елга нәтиҗә ясаучы хисап җыелышы булды. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары С.В.Гыйниятуллина коллектив эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм үзәк тарафыннан күрсәтелгән психология-педагогия хезмәтенә ихтыяҗ барлыкны, моңа халыкның мөнәсәбәте әйбәт икәнлекне билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International