Зәй районының Чыбыклы авылы мәктәбенә республика бюджетыннан 6 млн. сумга якын суммада акча бирелгән

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Мәктәпләрне төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында Зәй районында бу көннәрдә Чыбыклы авылы мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре башланган. Моның өчен республика бюджетыннан 5 млн. 917 мең сум акча бүленгән. Хәзерге вакытта төзүчеләр канализация системасын алыштыру эшләренә керешкән. Алга таба ишек, тәрәзәләрне яңарту, су системасын алыштыру күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International