ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 нче елның 25 - 26 гыйнварында “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә үткәрелгән әйдаманнар һәм әйдаман ярдәмчеләре слеты әнә шундый девиз астында үтте.

29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Муниципаль дәрәҗәдә методик ярдәм күрсәтү хезмәтен камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 2014 нче елның 27 гынварында муниципаль берәмлек Башкарма комитетлары мәгариф бүлекләренең уку-укыту эшләре буенча башлык урынбасарлары өчен “Мәгарифтә үзгәрешләр чорында муниципаль дәрәҗәдә методик ярдәм күрсәтү хезмәтенең үсеш тенденцияләре” темасына багышланган фәнни-методик семинар үткәрелде.
2014 елда имтихан барышын онлайн-режимда күзәтәчәкләр. Бу биремнәрне күчерү, Интернетка кую кебек очракларны чикләячәк, дип саный Рособрнадзор. Һәр сынау бирү пунктына видеокамера җитәрме соң, дип борчылырга кирәкми – барысы да уйланылган инде. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына Россия Президенты сайлаулары вакытында кулланылган видеокамералар биреләчәк.
“РФдә мәгариф турында”гы ФЗ һәм “Мәгариф турында”гы ТР Законы кабул ителеп тормышка ашырыла башлау Татарстан Республикасының 35 законына үзгәрешләр кертүне таләп итә. Моңа кагылышлы “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында карадылар.
Балалар бакчасының тантаналы ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка затлар катнашты.
2014 нче елның 25 нче гыйнварында Зәй шәhәренең 7 нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә 1енче Республикакүләм балалар техник иҗаты фестивале кысаларында “Мин-мастер!” дип исемләнгән республикакүләм конкурсының финал этабы үткәрелде.

28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Бүген РФ Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада булды. Алар Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Г.Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар.

27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
“Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Эримтаж-Казан” үзәге Н.Ә. Гәлләмов исемендәге республиканың махсус гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүче малайларны майлы буяулар белән башкарылучы рәсем сәнгате мастер-классына чакырды.
Н.Ә. Гәлләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбенең хоккей командасы Казанда үтә торган 2013-2014 еллар сезонындагы А.В. Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчылары арасындагы Бөтенрәссәй ярышларында катнашалар.

24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Кадерле студентлар!
Россия студентлары бәйрәме уңаеннан иң ихлас тәбрикләүләремне кабул итегез!
Студент еллары – күңелле һәм нәтиҗәле вакыт, яшүсмерлек белән олы тормыш арасындагы чиктәш чор. Студент еллары шул ук вакытта кешенең шәхси һәм һөнәри үсеш, әйләнә-тирәне тирәнрәк тану вакыты да булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International