Н.Ә. Гәлләмов исемендәге республиканың махсус гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Эрмитаж-Казань» центрында булдылар

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
“Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Эримтаж-Казан” үзәге Н.Ә. Гәлләмов исемендәге республиканың махсус гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбияләнүче малайларны майлы буяулар белән башкарылучы рәсем сәнгате мастер-классына чакырды.
“Эрмитаж-Казан” үзәге хезмәткәрләре балалар өчен музей заллары буенча экскурсия оештырудан кала, музей экспанатлары белән танышуны төрле биремнәр үтәү аша (кроссвордлар чишү, төрле картиналарның авторларын табу, сурәтләргә хисләр билгеләү) оештырдылар. Балалар биремнәрне бик зур кызыксыну белән үтәделәр һәм соңыннан үзләре дә “Диңгезгә сәяхәт”дигән картинасын ясауда катнаштылар.
Бу чара “Дөнья чишмәләре” (“Родники мира”) дигән Хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International