Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанның Мәскәү районында татар телендә тәрбия бирүгә һәм укытуга йөз тоткан балалар бакчасы ачылды
2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Балалар бакчасының тантаналы ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка затлар катнашты.
8 нче номерлы балалар бакчасы – татар телендә тәрбия бирү һәм укыту белән катнаш типтагы учреждение. Бина кыска вакыт эчендә төзелде, нигезгә беренче таш үткән елның17 нче октябрендә салынды, төзелеш эшләре 73 көн дәвам итте. Балалар бакчасында бүлмәләр иркен, бик уңайлы, ул шулай ук барлык заманча таләпләргә, шул исәптән, янгын куркынычсызлыгы, санитария кагыйдәләренә җавап бирә.
Балалар бакчасы 120 кешелек 6 төркемгә исәпләнгән. Учреждениегә шәһәрнең Мәскәү районыннан гына түгел, ә башка районнардан да балалар йөри алачак. Балаларны бакчага әти-әниләрнең теләге буенча электрон чират нигезендә кабул итәчәкләр. Анда тәрбияләнгән балалар якында урнашкан 2 нче гимназиядә белем алачак. Шулай итеп, балалар бакчасы һәм гимназия милли мәгариф үзәген тәшкил итәчәк.
Холлда мактаулы кунаклрны балалар бакчасы җитәкчелеге каршы алды, соңыннан алар өчен экскурсия уздырылды. Әлегә учреждение эшләми, ләкин тиздән ул тулы куәт белән эшләп китәчәк, дип ышандырды бакчаның мөдире Рушания Ханова.
Бәйрәм чарасы балалар бакчасының актлар залында узды. Балалар кунакларга иҗади номерлар күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Рөстәм Миңнеханов барысын да сәламләде һәм мондый әһәмиятле вакыйга белән котлады.
“Балалар бәхетле, әти-әниләр канәгать, татар халкының традицияләрен, мәдәниятен, телен саклау өчен, мөмкинлекләр булса, без моңа бик шат булачакбыз”, - дип ышандырды ТР Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, тиешле программа кысаларында балалар бакчалары төзелеше күп чыгымнар таләп итсә дә, әлеге эш алга таба да дәвам ителәчәк.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасына интерактив укыту комплексы - проекция комплекты һәм ноутбук – алу өчен сертификат тапшырды.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
май, 2026 ел
Миңнеханов яшьләргә патриотик тәрбия бирүне стратегик бурыч дип атады
Татарстанда волонтерлык хәрәкәтен эзлекле рәвештә үстерергә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Татарстан 2026 елгы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы бишлеккә керде
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы — илнең төп интеллектуаль ярышы, ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә.
10 миллионнан артык кеше «Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» сервисын куллана
«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» кушымтасы ата-аналарга һәм укучыларга уку процессын контрольдә тотарга һәм көндәлек тормышны планлаштырырга ярдәм итә.
Әлмәттә 88 миллион сумга 5нче гимназиягә капиталь ремонт ясыйлар
2 700 квадрат метр мәйданда электромонтаж эшләре, инженер-техник челтәрләрен яңарту, бина эчен бизәү эшләре планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз