Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“ТРда дәүләт телләре һәм ТРда башка телләр турында”гы закон ТР дәүләт телләрен тигез күләмдә өйрәнү мәсьәләсен җайга салучы нормалар белән тулылана
2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
“РФдә мәгариф турында”гы ФЗ һәм “Мәгариф турында”гы ТР Законы кабул ителеп тормышка ашырыла башлау Татарстан Республикасының 35 законына үзгәрешләр кертүне таләп итә. Моңа кагылышлы “Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында карадылар.
Закон проектының асылы белән депутатларны ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин таныштырып үтте. Ул санап үткән законнар арасында “Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә булышу өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыру турында”, “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм итү турында”, “Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”, “Китапханәләр һәм китапханә эше турында”, “Һөнәри берлекләр турында”, “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гылары, республиканың Экология һәм Урман кодекслары һ.б. бар.
Әлеге законнарга кертелә торган үзгәрешләр терминология мәсьәләләре белән бәйле. Республика законнарындагы терминнар “РФдә мәгариф турында”гы ФЗда һәм “Мәгариф турында”гы ТР Законында булган терминнар һәм төшенчәләр белән тәңгәлләштерелә.
Данил Мостафин аңлатып киткәнчә, “Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында”гы законны Татарстан Республикасы дәүләт телләрен тигез күләмдә өйрәнү мәсьәләләрен җайга салучы нормалар белән тулыландыру көтелә.
Моннан тыш, бүген каралган закон проекты белән “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертелә. Бу “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы ФЗ кабул ителү белән бәйле. Федераль закон дини оешманы гамәлгә куючы (аның эшчәнлегендә катнашучы, әгъзасы) була алмый торган затларны билгели.
“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты парламентның Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында да каралачак.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр саны буенча лидерларның берсе булды
Россия Мәгариф министрлыгы 2025/26 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында иң күп катнашучыларны җибәргән РФ субъектлары, шулай ук финалистлары югары нәтиҗәләр күрсәткән төбәкләр исемлеген төзеде.
Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында өстәл уеннары буенча чемпионат узды
Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта балалар өстәл уеннары буенча «Акыллы уеннар» өченче республика чемпионаты узды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Россия Мәгариф министрлыгы имтиханнар чорында саклык чаралары турында кисәтә
Имтихан кампаниясе башланыр алдыннан Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын мошенникларның активлашуы турында кисәтә.
Казанда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының XIII республика фестиваленә йомгак ясаячаклар
20 майда Казанда Ленин исемендщге мәдәни-ял итү комплексында XIII Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз