“Мин-мастер!” дип исемләнгән республикакүләм конкурсының финал этабы үткәрелде

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
2014 нче елның 25 нче гыйнварында Зәй шәhәренең 7 нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә 1енче Республикакүләм балалар техник иҗаты фестивале кысаларында “Мин-мастер!” дип исемләнгән республикакүләм конкурсының финал этабы үткәрелде.
Конкурста барлыгы 185 укучы катнашты. Конкурс 2 этапта барды, 1енче этапта катнашучылар тест биремнәре чиштеләр, сызым сыздылар hәм кроссвордка җаваплар эзләделәр, ә2нче этапта әзер сызым буенча катнашучылар практик биремнәр үтәделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International