Н.Ә. Гәлләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбенең хоккей командасы “Алтын алка” клубының яшь хоккейчылары арасындагы Бөтенрәссәй ярышларында катнашалар

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе
Н.Ә. Гәлләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбенең хоккей командасы Казанда үтә торган 2013-2014 еллар сезонындагы А.В. Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчылары арасындагы Бөтенрәссәй ярышларында катнашалар.
Команда уенчылары (2001-2002 нче елда туган балалар) 4 нче гыйнвардан 21 нче гыйнварга кадәр булган уенның 1 этабында 1 нче урынны оттылар, ә өлкәннәр (1999-2000 нче елда туган балалар) 2 нче урынны яуладылар.
Шулай итеп, Н.Ә. Гәлләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбенең хоккей командасы уенның 23-30 нчы гыйнвар көннәрендә үтәчзәк 2 этабына үтте.
Командага уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International