“Мәгарифтә үзгәрешләр чорында муниципаль дәрәҗәдә методик ярдәм күрсәтү хезмәтенең үсеш тенденцияләре” темасына багышланган фәнни-методик семинар үткәрелде

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
Муниципаль дәрәҗәдә методик ярдәм күрсәтү хезмәтен камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 2014 нче елның 27 гынварында муниципаль берәмлек Башкарма комитетлары мәгариф бүлекләренең уку-укыту эшләре буенча башлык урынбасарлары өчен “Мәгарифтә үзгәрешләр чорында муниципаль дәрәҗәдә методик ярдәм күрсәтү хезмәтенең үсеш тенденцияләре” темасына багышланган фәнни-методик семинар үткәрелде. Семинарда Федераль дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе “Педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе”нең Мәгарифне үстерү кафедрасы мөдире, Мәгариф системасында методик эшне үстерү үзәге директоры, доцент, педагогия фәннәре кандидаты Василевская Елена Владимировна (Мәскәү) катнашты. Ул семинарда катнашучыларны муниципаль методик ярдәм күрсәтү хезмәтен челтәрле оештыру моделе белән таныштырды, гомумбелем бирү оешмаларында методик ярдәм күрсәтүнең моделе һәм функцияләренә тукталды.
Семинарда катнашучылар шушындый чараларның мөһимлеген һәм зарурлыгын ассызыкладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International