Татарстан укучылары Юл хәрәкәте иминлеге темасына Бөтенроссия тестында катнашачак. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
30 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Казан шәһәре гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныфларында белем алучы 3 300 кече мәктәп яшендәге балалар өчен (7-9 яшь) сыгылмалы күнекмәләргә өйрәтү буенча (Soft Skills) мәгълүмати-уен курсы дәресләре үткәрелде.
Казан университетын тәмамлаган Шамил Идиатуллин “Большая книга” илкүләм әдәби премиясенә лаек булды. Язучы бүләкне Мәскәүдә премиянең 15 нче сезонына йомгак ясау кысаларында алган. “Бывшая Ленина” романы өчен аңа өченче урын бирелде.
Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Татарстанда әйдәп баручы мәктәпләр ассоциациясен төзергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.
Бүген, 15 декабрьдә, Казанда Республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәгендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы узды.
21-23 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган - чуаш, удмурт, мари һәм мордва телләре һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы йомгаклау этабы узачак.
5,5 мең бала өчен мастер-класслар, уеннар һәм экскурсияләр белән бай программа әзерләнгән.
3-14 декабрь көннәрендә “Имин көпчәк-2020” хәрәкәте яшь инспекторларының Бөтенроссия конкурсы булып узды.
Әгерҗенең 7нче «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында «Балалар бакчасында инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру. Методлар һәм алымнар» дигән темага районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен семинар узды.
Яңа квадрокоптерлар, лего конструкторлары, робототехника, тормыш иминлеге нигезләре кабинеты өчен кеше манекены һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә өйрәнү өчен макетлар — болар барысы да мәктәпнең матди-техник базасын тулыландырды. Тиздән 3D-принтер һәм виртуаль чынбарлык күзлекләре килүе көтелә.