ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Быел Казан мәктәпләрендә 21 меңгә якын беренче сыйныф укучысы белем ала башлаячак - узган ел белән чагыштырганда бу 1,8 меңгә күбрәк. Бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана Захарова беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә кабул итү тәртибе турында сөйләде.  

Югары белем программалары буенча укучылар өчен «Татарстан Республикасы Ел студенты-2019» XV республика премиясе конкурсы финалы бүген «Пирамида» КККда (Казан) узды.

30 гыйнварда  Казанда “Данлы тарих битләре. Геройлар мәктәбе” республикакүләм проектлар конкурсы финалы узачак, анда финалда катнашучылар пленар утырышта чыгыш ясаячак. 2020 елда конкурсның әлеге этабына 53 эш кабул ителде.

 2020 елның 23 гыйнварында филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында тантаналы рәвештә «XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика («Татьянин день» XVII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Конференция ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә уздырыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда В.Г.Тимирясов ис. Казан инновацион университетының (КИУ) яңа кампусында булды.  

23 гыйнвардан 25 гыйнварга кадәр Татарстанда Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм география буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

2019-2020 уку елының беренче яртыеллыгында "Инженерлык Республикасы" мәгариф проектын гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр ясалды.  Әлеге проект республикада  КНИТУ-КАИның мәгариф эшчәнлеге һәм тәрбия эше буенча проректоры, техник фәннәр кандидаты  А.А.Лопатин җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла.

22 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр физика буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.


25
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Сезне чын күңелдән Татьяна көне- Россия студентлары бәйрәме белән котлыйм! Студент еллары – һәркайсы кешенең тормышында иң якты, вакыйгаларга  бай этап һәм олы, мөстәкыйль тормышка аяк басу дәвере.

11 нче сыйныф укучыларының сайлау имтиханнарын төгәл билгеләү өчен ике атнадан да азрак вакыты калып бара. 1 февральдән соң Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте БДИда катнашуга гаризалар кабул итүне туктата.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International