30 гыйнварда Казанда “Данлы тарих битләре. Геройлар мәктәбе” республикакүләм проектлар конкурсы финалы узачак, анда финалда катнашучылар пленар утырышта чыгыш ясаячак. 2020 елда конкурсның әлеге этабына 53 эш кабул ителде. Конкурс читтән торып 3 этапта узды:
2019 елның 11 ноябреннән 10 декабренә кадәр муниципаль этап;
2019 елның 11 декабреннән 31 декабренә кадәр гаризалар һәм эшләр кабул ителде;
2020 елның 10 гыйнварыннан 18 гыйнварына кадәр конкурс материалларына алдагы этапка сайлап алу өчен экспертиза үткәрелде.