24 гыйнварда Арча районында «Ел укытучысы - 2020» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башланды.
23 гыйнварда Кама Тамагы муниципаль районында мәгариф идарәсе муниципаль органнарының милли мәгариф буенча методистлары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары өчен «Кама Тамагы муниципаль районында туган телне өйрәтү: актуальлек, заманчалык, тәҗрибә» темасына семинар-киңәшмә узды.
Татарстанның тәҗрибәле укытучылары гувернер компетенциясен үзләштерергә тели. Бу турыда республикадагы Һөнәри алгарыш әзерлек үзәге җитәкчесе урынбасары Наталья Королева хәбәр итте.
20-23 гыйнварда Татарстанда Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм экология буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабы узды.
"Кулдан язу көне" бәйрәме кысаларында Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентлары солдатларга хатлар язды. Шул рәвешле студентлар хәрби хезмәттәге егетләргә ярдәм итте.
31 гыйнвар көнне Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтыныда мәктәп укучыларының “Зилант” XX Ачык шәһәр эколого-биологик форумы үтәчәк. Быел ул ихтиофаунаны өйрәнүгә һәм саклауга багышланган.
2020 елның 22 гыйнварында Арча муниципаль районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының «Арча районында туган телне укыту: актуальлек, заманчалык, тәҗрибә» темасына зона семинар – киңәшмәсе узды.
Башка югары уку йортларында имтихан сессиясенең кызган вакыты булса, "ТИСБИ" идарә Университетында ул инде тәмамланды.
2020 елның 23 гыйнварында филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында тантаналы рәвештә «XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика («Татьянин день»)» XVII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә уздырыла.
Татарстан Республикасында һәм Россиянең 76 төбәгендә 13 гыйнварда төрле яшьтәге укучылар өчен математика буенча онлайн-олимпиада башланды.