20-22 гыйнварда математика буенча мәктәп укучыларының «Олимпка юл» республика олимпиадасы узды.
Казан милли тикшеренү технология университетының химияне тирәнтен өйрәнүче сәләтле балалар лицей-интернатында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills) хәрәкәтенең күнекмәләр өчен мәйданчыгы эшли башлаячак. Кирәкле җиһазларны китерү башланды инде, дип хәбәр итте Казан милли тикшеренү технология университетында WorldSkills буенча башкарма директоры Светлана Матвеева.
"Тере классика" фонды яшь укучыларның "Тере классика" халыкара конкурсының сыйныфта һәм мәктәптә сайлап алу этаплары башлануы турында игълан итте. Әлеге турлар 1 февральдә башлана, дип хәбәр итә фестивальнең оештыру комитеты.
30 гыйнварда 13:00 сәгатьтә (мск) авиация өлкәсендәге һөнәрләргә багышланган Бөтенроссия ачык дәресе узачак. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан «ПроеКТОрия» порталы белән берлектә оештырыла.
Казанның Алиш исемендәге балалар иҗат сараенда 30-нчы гыйнварда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Ватаным - Татарстан» шәһәр конкурсы узачак.
23 гыйнварда Татарстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршындагы Иҗтимагый советның күчмә утырышы узачак.
Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, 2020 елның 25 июнендә билгеләп үтеләчәк, "Татарстан Республикасының 100 легендар бренды"дигән масштаблы халык тавыш бирү проекты старт ала. Ул республиканың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйләргә тиеш.
1-нче февральдән Казанда «100//йөзләр» балалар иҗаты конкурсы старт ала. Анда музыка һәм рәсем сәнгате мәктәпләре, шулай ук сәнгать мәктәпләре укучылары катнашачак.
Владимир Путин яңа Министрлар Кабинеты составы турындагы указга кул куйды.
Конкурс 2019 елның 19 ноябрендә башланды. Ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән уздырыла.