23 гыйнварда Татарстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршындагы Иҗтимагый советның күчмә утырышы узачак.
Әлеге чарада түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- 2020 елга «гражданин - һөнәри белем бирү оешмасы - эш бирүче» үзара хезмәттәшлеге шартларында Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге эшчәнлеге планы;
- гражданнарның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алу, мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштырганда һәм гамәлгә ашырганда гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, иҗтимагый берләшмәләрнең һәм коммерцияле булмаган башка оешмаларның хокукларын яклау;
- мәгариф өлкәсе мәсьәләләре буенча дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләгәндә иҗтимагый, һөнәри һәм иҗади берләшмәләр вәкилләрен җәлеп итү мөмкинлекләре;
- дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендә хәбәрдарлык һәм ачыклык принцибын кулланып эшләү һәм мәгариф оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфаты буенча җәмәгать контролен көчәйтү, мәгариф өлкәсендә ачыклык, законлылык һәм профессионализм принципларын үстерү.