24 гыйнварда Арча районында «Ел укытучысы - 2020» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башланды.
Конкурсның зона этабында Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Әтнә һәм Биектау районнарыннан 18 педагог катнашты. Шуларның 12 педагогы “Ел укытучысы” номинациясендә, 6 педагог “Педагогик дебют” номинациясендә чыгыш ясады.