Кама Тамагы районында милли мәгариф өлкәсендә эшләүче методистлар өчен зона семинары узды

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

23 гыйнварда Кама Тамагы муниципаль районында мәгариф идарәсе муниципаль органнарының милли мәгариф буенча методистлары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылары өчен «Кама Тамагы муниципаль районында туган телне өйрәтү: актуальлек, заманчалык, тәҗрибә» темасына семинар-киңәшмә узды.
Семинарда Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Яшел Үзән районнары вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International