20-23 гыйнварда Татарстанда Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм экология буенча республика олимпиадаларының йомгаклау этабы узды.
Әлеге олимпиадада Татарстан Республикасының 25 муниципаль районыннан, Казаннан һәм Яр Чаллыдан 161 мәктәп укучысы катнашты.
Экология буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче турда балалар теоретик биремнәр чиште. Икенчесендә - катнашучылар үзләренең экологик проектларын яклап чыгыш ясады.
Олимпиадада катнашучыларның эшен Казан федераль университетыннан компетентлы жюри бәяләде .