ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 13нче декабрьдә, 13:00 сәгатьтә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Татарстан укучылары белән DigitalSkills мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча II тармак чемпионаты мәйданчыгыннан туры видеоэлемтә булачак.

Бүген Казан шәһәре Киров районының 182 нче политехник лицеенда чит телләр укытучыларының республика форумы үткәрелә.

2018 елның 12 – 16нчы декабрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында DigitalSkills 2018 мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча икенче тармак чемпионаты уза.

2018 елның 13нче декабрендә балаларга өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгына багышланган республика форумы узачак.

«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» — ел саен үткәрелә торган республика конкурсы.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 12нче декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Лениногорск районында Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан мәгариф оешмаларын планлы тикшерү үткәрелде.

Бүген 17 сәгать 30 минутта  Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында «Чит ил студенты көне» республика студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты башланачак.

Чара Мәскәүнең төрле урыннарында: «Союзмультфильм», «Мосфильм», «Останкино», тарихи музейлар, башкала паркларында узачак.  


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Казан дәүләт энергетика университеты музеенда университет оешуга 50 ел тулуга багышланган яңа экспозиция ачыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International