2018 елның 12 – 16нчы декабрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында DigitalSkills 2018 мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча икенче тармак чемпионаты уза.
Чемпионатны оештыручылар - Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге.