Бүген, 13нче декабрьдә, 13:00 сәгатьтә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Татарстан укучылары белән DigitalSkills мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча II тармак чемпионаты мәйданчыгыннан туры видеоэлемтә булачак. «Иннополис лицее» дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең 11 нче сыйныф укучысы Руслан Зарипов Татарстан яшьләренең киләчәктә һөнәри юнәлешне билгеләүдә ярдәм итүче төрле техник һәм ИТ-проектларда катнашу мөмкинлекләре турында сөйләячәк. Биредә КФУның IT-лицее һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицей-интернат укучылары да бар һәм шулай ук ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.