Бүген Казан Ратушасында “Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2016” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Әлегә исемгә Идел буе районы 35 нче номерлы мәктәбенең биология укытучысы Ксения Сапарова лаек дип табылды.
22 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында, Халыкара туган тел көненә багышлап, «Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары» VIII халыкара тюркология конференциясе була.
Бүген иртәнге 10да Казанның Авиатөзелеш районындагы 37нче гимназиядә урнашкан имтихан үткәрү пунктында база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ башланды. Ул илдә 21 марттан 23 апрельгә кадәр узачак БДИны вакытыннан алда тапшыру этабын ачты.
21 мартта Зәй шәһәрендә Зәй политехника көллияте базасында Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү үсеше мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә узды.
18 мартта Мамадыш шәһәренең "Бәләкәч" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2016" республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Биредә үзләренең һөнәри осталыгын Мамадыш, Алабуга, Тукай, Балык Бистәсе һәм Минзәлә районнарыннан килгән тәрбиячеләр күрсәтте. Алар жюри әгъзалары игътибарына иҗади презентация тәкъдим итте, педагогик тәҗрибәләрен күрсәтү өчен балалар катнашында чара үткәрде.
17-19 мартта Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары III Спартакиадасының кышкы этабы финалы узды. Ярышларда зона этапларында беренче урынны яулаган урта һөнәри белем бирү оешмалары командалары катнашты.
18 мартта Казанда, Республика мәгариф сыйфаты мониторингы үзәгендә Татарстанда “Россия Ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының төбәк этабын ябу тантанасы узды. Конкурсның беренче ике абсолют җиңүчесе ике педагог булды. Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Бүген Казанда КИТТУ-КХТИ бинасында "Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" төбәк яшьләр оешмасы конференциясе үтте, анда 367 кеше катнашты. Конференциядә Студентлар лигасының 20 еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм оешманың хәзерге президентының вәкаләтләре озайтылды.
ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов министрлык коллегиясенең пленар утырышында муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, белгечләр һәм методистларны республиканың барлык балалар бакчаларында сыйфатлы мәктәпкәчә белем бирү белән тәэмин итәргә өндәде. Ул шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында педагогик кадрларның квалификациясе мәсьәләсенең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте һәм республиканың һәр районында татар мохитле үрнәк балалар бакчасын булдырырга тәкъдим итте.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе ТР Министрлар Кабинетының “Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру турында” Карары проектын әзерләүдә катнашкан. Барлыгы 10 тәкъдим юлланган, аларның 8е исәпкә алынган, дип хәбәр итә ведомство