14-24 март көннәрендә КФУда “PROнаука" фәнни журналистика мәктәбе эшләячәк. Казан федераль университетының фәнни журналистика мәктәбе – уку йортының Матбугат хезмәте һәм мәгълүмат департаменты тарафыннан Россиянең әйдәп баручы ММЧ ("За науку", "GEO”, "Русский репортер", РИА-Новости журналлары һәм порталлары һ.б.) журналистлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган белем бирү проекты. Анда студентлар, аспирантлар, КФУ хезмәткәрләре, университетларның матбугат хезмәтләре, вуз ММЧ вәкилләре, фән өлкәсендә эшләүчеләр катнаша ала. Программа кысаларында әйдәп баручы галимнәр лекцияләре, фәнни журналистлар мастер-класслары, КФУ матбугат чараларында практика узу каралган.
Мәшһүр татар зыялысы - профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Фуат Әшраф улы Ганиев 86 нчы яшендә кичә, 28 февраль көнне, вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген, ягъни 29 февраль сәгать 11дә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында (Бауман ур., 20) була.
24-29 февральдә Иннополис Университетында робот техникасы буенча кыска вакытлы квалификация арттыру курслары уза. Әлеге чара мәктәп укытучылары арасында робот техникасы буенча олимпиада биремнәрен чишүдә камиллелек дәрәҗәсен арттыру һәм иҗади проектлар әзерләүгә этәрү максаты белән үткәрелә.
4 мартта Казанда Мәдәният йортында Татарстан рәссамнары һәм Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең хезмәтләре тәкъдим ителәчәк хәйрия күргәзмә-аукционы узачак. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Педагогик хезмәткәрләр профессиональлеген һәм иҗади активлыгын үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елның март аеннан майга кадәр грантлар өчен конкурс үткәрә. Грантлар "Яңа мастер", "Иң яхшы мастер", "Иң яхшы укытучы" номинацияләрендә үткәрелә.
4-5 мартта Азнакай районында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Бөтенроссия мәктәп укучылары Спартакиадасының Татарстан Республикасында региональ этабы узачак. Биредә йөзү буенча ярышлар була.
27 февраль Казанның Авиатөзелеш районындагы 14 нче гимназиясендә укучыларның күренекле мәгърифәтче, татарлардан беренче адъюнкт-профессор Ибраһим Хәлфин (1778-1829) истәлегенә багышланган XI республика фәнни-эзләнү конференциясе үткәрелә. Анда мәктәп, гимназия, лицейларның 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты.
2016 елның 26 февралендә Казанның 25нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәгә балаларны чит телләргә өйрәтү методикалары хакында семинар узды. Семинар-практикумда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында полилингваль тирәлек булдыру, балаларны инглиз теленә өйрәтү хакында фикер алыштылар.
26 февральдә Сарман аграр көллиятендә "Без бәхетле буын-2016" фестиваленең зона этаплары дәвам итә. Фестивальдә республика көллият һәм техникумнарында укучы студентлар катнаша. Әлеге зона этабында җиде урта һөнәри белем бирү оешмалары - Сарман, Аксубай районнарыннан һәм Алабуга, Минзәлә, Мамадыш шәһәрләреннән студентлар иҗади сәләтен күрсәтте.
26-27 февральдә Лаеш шәһәрендә "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының соңгы зона туры башланып китте. Ике көн дәвамында Казан, Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Аксубай районнарыннан укытучылар көч сынашты. Алар 2 номинациядә чыгыш ясады: "Ел укытучысы" (педагогик стажы 5 елдан артык булганнар) һәм "Педагогик дебют" (педагогик стажы 3 елдан артмаганнар).