ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Иҗади сәләтен эшкә җигеп хезмәт куючы педагогларны кызыксындыру, аларга ярдәм күрсәтү, укытучы һөнәренең абруен үстерү, республиканың мәгариф системасын камилләштерүгә юнәлтелгән перспективалы мәгариф идеяләре һәм аларны гамәлдә куллануны популярлаштыру, педагог һөнәре турында уңай фикер формалаштыруны максат итеп үткәрелә торган “Татарстан Республикасы ел укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы математика укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы физика укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы химия укытучысы – 2015” бәйгеләренең муниципаль этабы 16 февральдән уздырыла башлаячак.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Зәй политехник колледжында “Җитештерүдә сакчыллык” программасы буенча факультатив дәресләр оештырыла. Шикәр заводы белән колледж арасындагы хезмәттәшлек турында килешү нигезендә әлеге дәресләр быел да да дәвам итә.
14 гыйнварда Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицеенда “Лицей укытучыларының ата-аналар белән хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген арттыру формалары һәм ысуллары” дип аталган укытучылар киңәшмәсе узды.
Быел Россия мәктәпләрен 700 мең укучы тәмамлый. Әмма бу әле аларның барысы да бердәм дәүләт имтиханнарына кертеләчәк дигән сүз түгел. Бары рус әдәбиятыннан иншаны яхшы билгегә язганнар гына аны тапшыра алачак. Монысы – бер, икенчедән, быел БДИга кагылышлы башка яңалыклар да шактый көтелә.

14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы махсус “кайнар линия” булдырды.  “Кайнар линия” телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, имтихан вакытында булган тәртип бозулар хакында да хәбәр итергә мөмкин.

2015 елның 13 гыйнварыннан 8 февраленә кадәр “Петровский” бистәсендә урнашкан “Регина” кунакханәсендә мәктәп укучыларының астрономия, инглиз, француз, немец, рус, татар телләре һәм әдәбияты, биология, физика, химия, география, математика, сәнгать (дөнья сәнгате мәдәнияте), информатика, тарих, тормыш иминлеге нигезләре, җәмгыять белеме, физик тәрбия, экономика, экология буенча бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы уза. Аларда муниципаль этапта җиңү яулаган укучылар көч сыныша.

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча зона киңәшмәләре уздыру хакындагы” карары нигезендә Чистай, Әлмәт, Кукмара һәм Яр Чаллы районнарында республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге белгечләре, республика муниципаль берәмлекләре бүлек (идарә) җитәкчеләре, муниципаль координаторлар һәм имтихан тапшыру пунктлары җитәкчеләре катнашында киңәшмәләр узды.


12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
31 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә “Әллүки” дип аталган яңа балалар бакчасы ачылды. Әлеге бәйрәм белән Түбән Кама нәниләрен, аларның әти-әниләрен һәм 93нче балалар бакчасы педагогик коллективын ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин котлады.

Республикада мәктәп укучыларының  “КЭС-БАСКЕТ” баскетбол лигасы чемпионатының  2014-2015 уку елы сезонында үткәрелгән зона этаплары тәмамланды. 2015 елның 10-11 гыйнварында Зәй шәһәрендә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 7нче урта гомумибелем бирү мәктәбендә һәм Физкультура-сәламәтләндерү комплексында мәктәп укучылары баскетбол лигасы ярышларының зона этаплары узды. Ярышларда Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Сарман, Зәй, Мамадыш, Тукай, Әгерҗе, Актаныш районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән 10 егетләр һәм 10 кызлар командасы катнашты.


8
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Быелдан чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр бирү мәсьәләсен һәр субъект үзе хәл итә башлады. Кайбер төбәкләрдә, гомумән, бу традициядән баш тартканнар. Белүебезчә, бүген укырга кергәндә медаль бернинди өстенлек тә бирми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International