Аңлый башладылар...

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Быел Россия мәктәпләрен 700 мең укучы тәмамлый. Әмма бу әле аларның барысы да бердәм дәүләт имтиханнарына кертеләчәк дигән сүз түгел. Бары рус әдәбиятыннан иншаны яхшы билгегә язганнар гына аны тапшыра алачак. Монысы – бер, икенчедән, быел БДИга кагылышлы башка яңалыклар да шактый көтелә.
Иншага килгәндә, декабрь аенда “зачет” ала алмаганнарга аны февральдә кабат язу мөмкинлеге тудырыла. Андыйлар мәгариф ида­рәсенә яки укыган мәк­тәпләренә мөрәҗәгать итәр­гә тиеш. Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаган укучылар иншаны май аенда язачак. Инша нәтиҗәләрен исә вузга кергәндә исәпкә алачаклар. Ул 10 балл белән билгелә­нәчәк. Әмма биш балл куяргамы, әллә унмы икәнлеген һәр вуз үзе хәл итә. Моннан тыш, әле укучының ГТО һәм башка бәйге нәтиҗәләре, мәктәпне уңышлы бетерүе дә игътибарга алыначак.


Ниһаять, математика фә­не теш үтмәслек каты чиклә­век булып тоелган укучы­лар­ның хәле җиңеләячәк. Математика сынавын икегә, ягъни база һәм профиль өлеш­ләренә бүләргә җыеналар. Бары аттестат кирәк булганда яки вузга укырга кергәндә математика белеме таләп ител­мәгән очракта сынау­ның база өлеше белән генә чик­лә­нергә мөмкин. Монда укучы­ларның белеме биш баллык системада бәяләнә. Ә менә вузларда математика юнә­лешен сайлаучыларга катлаулырак биремнәр тәкъдим ителәчәк. Монда югары балл 100 балл булса, түбән балл – 27. Теләге булганнар ике өлештә дә сынарга мөмкин. Ә кабат тапшырырга туры килгән очракта укучы имтиханның база дәрә­җәсен генә бирә ала. Математикадан имтиханны ике көн уздырмакчылар.
Чит телдән имтихан буенча да үзгәрешләр көтелә. Анда биремнәр ике өлештән тора: язмача һәм телдән. Телдән бирү өлеше мәҗбүри түгел, ул бары теләгән ке­шегә генә кагыла. Әлегә мәктәпләрнең күбесендә инглиз теле дәресләрендә сөй­ләшергә өйрәтә алмыйлар. Телдән бирүнең өстен­леге шунда: аны уңышлы бир­гәндә тагын 20 балл өстә­ләчәк. Бу очракта укучыдан текст укытып караячаклар, төрле сорауларга җа­вап бирдерәчәкләр. Телдән бирү өлешен башка гуманитар фәннәргә дә кертергә кирәк, диючеләр дә бар.
БДИның алдан бирү, ягъни 23 марттан 18 апрельгә кадәрге этабында барлык теләгән укучылар да катнаша алачак. Моңа кадәр бу мөмкинлек чит төбәкләргә ярышларга, сәламәтлеге буенча дәваланырга баручы, башка төр сәбәпләр булган укучыларга бирелә иде. “2”ле алучыларның да мөмкинлекләре арта. БДИ тапшырганда математика белән рус теленнән генә түгел, төрле фәннәрдән “2”ле алганнар да аны теләсә кайсы этапта бер мәртәбә кабат биреп карый ала. Тагын бер яңалык: БДИны хәзер 10 нчы сыйныфтан соң да тапшырып булачак. Әмма моның өчен уку программасының үтелеп беткән булуы мөһим.
Түбән баллга килгәндә, ул рус

теленнән – 36, математикадан – 27, физика, химия, био­ло­гиядән – 36, информатика, мәгълүмати техно­ло­гия­ләр­дән – 40, тарих, рус әдә­биятын­нан –32, геогра­фия­дән – 37, җәмгыять беле­меннән – 42.
Нинди фәннәрдән БДИ бирәчәгеңне уйлауны да озакка сузарга ярамый, чөнки 1 февральгә кадәр гариза тапшырырга кирәк. Гариза биргән укучыларның илкүләм бердәм базасы булдырылачак. Шуңа күрә 1 февральдән соң аңа үзгә­решләр кертеп булмаячак Димәк, югары уку йортына керергә теләгәннәрнең ирек­ле фәннәрне күбрәк сайлавы яхшырак.


Көллиятләргә кагылышлы яңалык та бар. Соңгы вакытта 9 нчы сыйныфтан соң укучыларның күбесе урта һөнәри уку йортларына китә. Көллиятләрдә кайбер программалар буенча уку вакыты биш айга артачак. Бу эре предприятиеләрдә их­тыяҗ булган радиомеханик, монтажчы, лаборант, оператор, машинист, электромонтер кебек белгечлек­ләргә кагыла. Бүген юрист, икътисадчыларга түгел, эретеп ябыштыручылар, слесарь, фрезерчыларга сорау зур. Аларның үз эшләренең остасы булуыннан тыш, яхшы итеп сыза, детальләрне белүе дә мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International