2014 елда Татарстан Республикасында 56 яңа балалар бакчасы төзелгән

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
31 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә “Әллүки” дип аталган яңа балалар бакчасы ачылды. Әлеге бәйрәм белән Түбән Кама нәниләрен, аларның әти-әниләрен һәм 93нче балалар бакчасы педагогик коллективын ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин котлады.
“Әлеге балалар бакчасының ачылуы чын мәгънәсендә бәйрәм. Аның могҗизаларга бай булган Яңа ел бәйрәме алдыннан ачылуы икеләтә сөенечле”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International