ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Бергә - без көч!” / “Вместе – мы сила!” дигән балалар иҗтимагый оешмалары активистларын бу сменада бик тыгыз программа көтә иде. Педагоглар әзерләгән мастер-классларда укучылар теләп катнаштылар. Бу - наркотикларга каршы темага багышланган “Кара полоса” / “Черная полоса” фильмын карау һәм фикер алышу, “Лидер чемоданы” / “Чемодан лидерства” дигән лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлгән тренинг күнегүләре, “Конфликтология” тренингы, “Һәр йөрәктә хәтер яшәсен” патриотик темасына багышлап кәгазь торналар ясарга өйрәтүче мастер-класс, “Җыр белән гомер буйлап” җыр мастер-классы.
16 декабрьдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү учреждение педагоглары өчен Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе оештырган «Гуманистик этнокультура традицияләре һәм тәрбияви процесс» дигән методик семинар Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының актлар залында үтте.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстанда киләсе елдан башлап, булган һөнәри белем бирү учреждениеләре базасында кадрлар чыганак үзәкләре челтәрен булдыра башлыйлар. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
ТР югары белем бирү системасында гуманитар профиль белгечләрен әзерләүне киметү тенденциясе билгеләнде. Шул ук вакытта икътисадның реаль секторындагы ихтыяҗны исәпкә алып, бюджет урыннары артты.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, 2013 нче елда “Икътисад һәм идарә” юнәлеше буенча кабул итү күләме 419 урынга кимегән.
13нче декабрьдә Яр Чаллы шәһәре 1нче санлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда балаларга өстәмә белем бирү мәгърифәтенең 95 еллыгына багышланган республика күләм тантаналы чара оештырылды. Бәйрәм кунакларын зур концерт белән беррәттән ТР Мәгариф һәм фән министры ярдәмчесе С. В. Гиниятулилинаның чыгышы һәм котлау сүзләре сәламләде.Ул үзенең чыгышында балаларга өстәмә белем бирү мәгърифәтендә хезмәт куючы мөгаллимнәргә чын куңелдән рәхмәтен белдерде. Шулай ук әлеге чарада өстәмә белем бирү системасының ин яхшы мөгалимнәре һәм өстәмә белем бирү йортлары мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
2013 нче елның 10 декабрендә Яшел Үзән шәһәренең 1 нче лицеенда «Россия дәүләтчелеге үсешендә татар халкының роле» дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе үтте.
2013 елның 17 декаберендә Казанда Татарстан республикасының тәрбиягә алган гаиләләр өчен Беренче форумы булып узды. Форум эшендә Татарстан республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Михайловна Захарова, Татарстан рспубликасы мәгариф һәм фән министрлыгы урынбасары Светлана Владимировна Гиниатуллина, балаларның хокукын яклау аппараты вәкилләре мәгариф, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, социаль сораулар буенча Татарстан рспубликасының шәһәр округлары һәм муниципал районнары Башкарма комитетлары урынбасарлары, опека һәм попечителлек вәкилләре, балаларны тәрбиягә алган гаиләләр катнашты.
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты урта һөнәри белем бирү факультетының К. Цеткин урамы 22 йортта урнашкан уку-укыту бинасы фасадын төзекләндерү эшләре төгәлләнде.

17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Әлмәттә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика икътисады тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ммуниципаль берәмлек җитәкчеләре, предприятие һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Узып баручы елда мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү программасы кысаларында Әлки муниципаль районында 3 мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Тагын 10 мәктәптә җылы санузеллар булдырылган, моңа 6 миллион сумнан артык акча тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International