Казан милли тикшеренү технология университеты кабул итү кампаниясе вакытында булачак студентларга киләчәк һөнәр сайлауны мөмкин кадәр җиңеләйтте – «КНИТУ абитуриентлары» дип аталган телеграм-бот эшли башлады.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты 630 бюджет урыны алган. Бу хакта институт җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
КНИТУ-КАИда «Фән граниты», «Звезда» һәм «Росатом» Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.
2022 елның 21 июнендә имтихан үткәрү пунктларында икенче көн информатика һәм ИКТ фәне буенча компьютер формасында бердәм дәүләт имтиханы (КЕГЭ) үткәрелә. Бу - төп дулкынның соңгы БДИ. Имтихан үткәрү пункты эшендә 1248 педагогик хезмәткәр катнаша. 121 аудиториядә онлайн видеокүзәтү оештырылган.
2022 елның 20 июнендә компьютер формасында «Информатика һәм ИКТ» фәне буенча бердәм дәүләт имтиханы (КЕГЭ) үткәрелә.
Чит телләр буенча БДИның телдән өлеше («Сөйләм» бүлеге) 16 һәм 17 июньдә штат режимында узды.
Яр Чаллыда 1 июльдән 69 нчы комплекста төзелә торган яңа мәктәпкә документлар кабул итү башлана. Бу хакта мәгариф оешмасы директоры Марс Гафуров белдерде.
Дүшәмбе, 20 июньдә, Россия вузларында кабул итү кампаниясе старт ала. Яңа уку елында бюджет бүлекләренә 588 меңнән артык кеше дәгъва итә ала. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 11,5 меңгә күбрәк.
Белем бирү процессы – комплекслы система, аның кысаларында бала мәктәптә төрле өлкәләрдә нигезле белем ала, аннары, конкрет эш бирүче мәнфәгатьләрен исәпкә алып, Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә тирәнтен специализация уза. Мондый фикерне Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев «ПХИФ.Юниор» махсус яшүсмерләр сессиясендә «Яшьлек цифрлы дөньяда: Мәгариф, карьера, үсеш» панель дискуссиясендә белдерде.
Россия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Экопоколение: яшьләр экологик инициативаларына ярдәм» сессиясендә мәктәптә экологик белем бирү ситуациясе һәм мәктәп программасы кысаларында экологияне өйрәнү турында сөйләде.