Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов «Диалог на равных» дискуссиясендә катнашты, ул мәктәп укучылары һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының укуның иң перспективалы юнәлешләре, Россия мәктәпләрендә бәяләү системасының үзенчәлекләре һәм укуда цифрлы технологияләр куллану кирәклеге турындагы сорауларына җавап бирде. Чара «ПМЭФ.Юниор» Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Шимбә көнне Мәскәүдә "Алдынгы инженер мәктәпләре" федераль проектына югары уку йортларын сайлап алуга старт бирелде. Үзендә югары технологияле компанияләр белән партнерлыкта булган яңа форматтагы инженер мәктәбен ачу хокукы өчен Россиянең 41 төбәгеннән 89 вуз ярыша.
«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының рәсми сайтында https://teacher.natlang.ru беренче катнашучыларны теркәү башланды.
Казан федераль университеты магистратура программалары, фәнни-технологик үсешнең тиешле юнәлешләре буенча 256 өстәмә бюджет урыны алды, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.
Яр Чаллыда беренче чыгарылыш кичәләре 28 июньдә узачак. Мәктәпләр тантаналы чаралар үткәрү даталарын үзләре сайлыйлар, аларның соңгылары 3 июльдә узачак.
Студентлар һәм вуз хезмәткәрләре коворкингта университет технологик бизнес-проектларын тормышка ашыра алачак, анда аларга бизнес экспертларыннан түләүсез консультацияләр һәм методик ярдәм биреләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Берләшкән металлургия компаниясе (БМК) һәм политехника музее фәнне популярлаштыру буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру турында килештеләр. Шул исәптән, сүз Татарстанга да кагылачак фестиваль турында бара, дип хәбәр итә ТАСС.
Бу уку елында бюджет урыннарына кергән Казан дәүләт энергетика университеты студентлары ай саен 2 мең сум күләмендә стипендия алачак. Әмма кайбер категория студентлар дүрт ноле булган суммага да исәп тота алачак.
21 июнь көнне 18:00 сәгатьтә Казан энергетика университеты тарихында беренче тапкыр мәктәп һәм техникум укучылары өчен «ЭнергоНочь» җәйге фән кичәсе узачак.
Хәзерге вакытта Россия мәктәпләрендә башка фәннәр кысаларында укытыла торган финанс грамоталылыгы, аның мөһим гамәли әһәмиятен исәпкә алып, мөстәкыйль дисциплина булырга тиеш. Петербург халыкара икътисадый форумында Россия Банкы рәисе урынбасары Владимир Чистюхин шундый чакыру белән чыгыш ясады.