Үзбәкстан Республикасының Джизак шәһәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ягулык-энергетика һәм химия тармакларын үстерү мәсьәләләре буенча Премьер-министр урынбасары - Үзбәкстан Республикасы энергетика министры Журабек Мирзамахмудов катнашты.
Бу КФУның чит илдә беренче филиалы. Проект Үзбәкстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә гамәлгә ашырылган. Биналар бирелде, ремонт үткәрелде, җиһазлар сатып алу мәсьәләсе эшләнде. Республика ихтыяҗларыннан чыгып, белгечләр әзерләү белән шөгыльләнәчәк юнәлешләр исемлеге формалаштырылды. Бу машина төзелеше, геология, программа инжинирингы, икътисад, мәгълүмат системалары һәм технологияләр, менеджмент, лингвистика, биомедицина һәм журналистика белгечлекләре.
Үзбәкстанда КФУ филиалын ачу Татарстан белгечләренең фәнни-мәгариф процессларын һәм эшләнмәләрен тагын да интеграцияләү өчен киң мөмкинлекләр тудыра. Моннан тыш, филиал хәзер студентларны Казанда, Яр Чаллыда һәм Алабугада гына түгел, ә Джизакта да кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу тулай торакларда урыннар санын арттыруга һәм университетның гамәлдәге аудитор фондына йөкләнешне киметүгә ярдәм итә.
Укулар 31 октябрьдә башланачак. Беренче курска 300 студент барачак, икенче курска - 59.
Тулаем алганда, бүген Казан (Идел буе) федераль университетында 10 000 чит ил студенты белем ала, шуларның 25%ы - Үзбәкстан Республикасы студентлары.