Казан лицеенда бишенче сыйныф укучысы үтенече буенча "Мөһим сөйләшүләр" узды

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның N182 политехник лицеенда  "Мөһим  сөйләшүләр" дәресендә катнашты. Мондый дәрес дүшәмбе көннәрендә барлык Россия мәктәпләрендә үткәрелә. Бүген дәрес Бөтенроссия Әтиләр көне алдыннан узды һәм бу бәйрәмгә багышланды, ул быел 16 октябрьгә туры килә.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, мондый  дәресене үткәрүне  аңа лицейның бишенче сыйныф укучысы Иван Ремезов тәкъдим иткән. Укучы үзенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, "Җиңү волонтерлары" волонтерлык хәрәкәтенең мәктәп бүлеге җитәкчесе Сергей Гребенкин белән сентябрь ахырында парламент башлыгына кабул итүгә килде. Мөхәммәтшин волонтерлар чакыруын кабул итте һәм лицейга барырга вәгъдә иткән иде.

Дәрес дәүләт флагларын күтәрүдән һәм Россия һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланды. «Болар барысы да  балада  үз Ватанына, әти-әнисенә, укытучыларына мәхәббәт тәрбияли. Бу бик дөрес тәрбия. Һәм бу бердәм бурыч. Без - Россия, без - Татарстан өчен», - дип ассызыклады Мөхәммәтшин.

Укучылар шулай ук, дәрестә катнашкан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллинга да үзләрен кызыксындарган сораулар бирделэр. " Теләсә кайсы һөнәрдә үз җиңеллекләре  һәм авырлыклары бар. Әмма, шундый мәктәп укучылары һәм укытучылар булганда, шундый мөһим дәресләр уза, министрга эшләргә алай ук кыен түгел дип уйлыйм. Әгәр сезнең бер-берегезгә ярдәм итү, Россиянең лаеклы гражданнары булу теләге бар икән, менә шул вакытта олыларның берсенә дә эшләргә кыен түгел ", - диде  ул җавабында

Педагоглар өчен дәресләр үткәрү буенча әзер сценарийлар һәм методик тәкъдимнәр эшләнде. Дәрестә видеоролик, презентация материаллары һәм интерактив биремнәр  кулланырга  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International