«Мин - профессионал» Бөтенроссия студентлар олимпиадасы

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

«Мин - профессионал» Бөтенроссия студентлар олимпиадасының VI сезонында катнашучыларны теркәү башланды. Проект РФ Президенты администрациясе һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Россия - мөмкинлекләр иле" Президент платформасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Олимпиада 2022 елның ноябреннән 2023 елның июненә кадәр узачак. Яңа сезонда катнашучылар үз көчләрен бер яки берничә юнәлештә (барлыгы  70 тән артык) сынап карый алачак.

Олимпиада турындагы нигезләмә белән танышырга һәм катнашуга заявканы  29 сентябрьдән проектның рәсми сайтына кереп бирергә мөмкин. Теркәлү 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Медалистлар, олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар илнең әйдәп баручы югары уку йортларында укуларын дәвам итә яки эре компаниядә карьера башлап җибәрә алачак. Иң көчле катнашучылар шулай ук 100 дән 300 мең сумга кадәр акчалата премияләр алачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган юбилей сезонында олимпиадада 624,3 мең кеше катнашкан, аның дипломантлары дүрт меңнән артык студент булган. Ярышларны оештыру комитеты тарафыннан биш ел эчендә 2 млн нан артык гариза кергән. Олимпиаданы оештыруга һәм уздыруга барлыгы 300 дән артык университет һәм 500 Россия компаниясе җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International