10 октябрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры “Инженерлык Республикасы” мәгариф проектында катнашучылар белән очрашты.
Быел «Инженерлык Республикасы» республика мәгариф проектына 5 ел тула. Хәзерге заманда инженерлык белеме популяр һәм ихтыяҗ булган юнәлеш. Шушы проект ярдәмендә инженер классларында укучыларыда инженерия, программалаштыру, робототехника өлкәсендә профессионаллар белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар.
Хәзер проект 36 сыйныфны берләштерә, аларда 500 дән артык бала белем ала.