Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга кабул итү кагыйдәләрендәге үзгәрешләрне аңлатты

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Россия вузларына кабул итү кагыйдәләрендә җитди үзгәрешләр бар. Кабул итүнең бердәм сроклары, берьюлы ике гариза - бюджетка һәм түләүле укытуга, нибары ун юнәлеш урынына биш кенә... Һәм болар  гына түгел.

- Яңа кагыйдәләр нигезендә, теләк булганда абитуриент бер үк вакытта бюджет һәм түләүле бүлекләргә ике гариза бирергә мөмкин, - дип хәбәр иттеләр министрлыкта .

 - Шул ук вакытта абитуриент әзерлек һәм белгечлекнең кайсы юнәлештә керергә җыенганын күрсәтә. Кабул итү е нәкъ менә гаризада күрсәтелгән белгечлекләр буенча узачак.

Икенче яңалык: бер үк вакытта гариза бирергә мөмкин булган әзерлек юнәлешләре саны 10 нан 5 кә кадәр кыскартылды.

Бу абитуриентларга үз көчләрен бер белем  өлкәсендә тупларга, булачак һөнәри эшчәнлек өлкәсен билгеләргә һәм имтиханнар тапшыру өчен кирәк булган фәннәр буенча әзерлекне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк, - дип аңлаттылар министрлыкта. Шулай ук, бу абитуриентларның әзерлек яисә белгечлекнең билгеле бер юнәлешен сайлау өчен җаваплылыгын арттырачак.

Югары уку йортлары ректорлары үзгәрешләр үз вакытында һәм керү процессы барысының да күз алдында  дип саный. Шулай итеп, Томск политехник университеты ректоры Дмитрий Седнев фикеренчә, яңа кагыйдәләр 2023 елның җәендә кабул итү кампаниясенең барышын тамырдан үзгәртә торган ниндидер революцион яңалыклар алып килми. "Мин аларны "унификацияләүгә омтылыш" дип атар идем, процессның төп катнашучылары - мәктәпне тәмамлаучылар өчен чираттагы адым".

Тагын нинди яңалыклар бар?

Укытуның барлык формалары , шул исәптән өстәмә кабул итү сроклары буенча,  бюджет урыннарына кабул итүнең бердәм сроклары билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, элек һәр югары уку йорты читтән торып уку бүлегенә кабул итү вакытын мөстәкыйль билгели алган иде, нәтиҗәдә кабул итү кампаниясе сентябрь ахырына кадәр дәвам итте.

- Хәзер барлык укыту формалары буенча БДИ нәтиҗәләре буенча укырга керүчеләр өчен документларны кабул итү срогы - 20 июльдән дә иртәрәк түгел һәм 25 июльдән дә соңга калмыйча, ә өстәмә кабул итү 29 августтан да соңга калмыйча тәмамлана, - дип ачыклык керттеләр  министрлыкта.

Югары уку йортлары тарафыннан конкурс исемлекләрен яңарту срогы  шул көнне дә кертеп исәпләү турында боерыклар чыгарылган көнгә кадәр озайтылды.

 Тагын бер үзгәреш ГТО га кагыла. Мондый билге керүчеләрнең булуы хәзер Россия Спорт министрлыгы сайтында яки ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сайтында раслана. Яки абитуриентка ГТО билгесе белән бүләкләү турындагы боерык күчермәсен тәкъдим итәргә кирәк булачак.

Яңа кагыйдәләр 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керә һәм 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International