Татарстанның Зәй шәһәрендә гимназия укучылары солдатларга хатлар яздылар. Хатларның берсе контрактчы-хәрби хезмәткәр Тимур Заһитов кулына эләгә, ул аны игътибарсыз калдырмый һәм автор белән шәхсән күрешергә килгән.
"Фронтта хатлар аеруча җылылык белән кабул ителә, солдатларыгыз хатларны укый, мөмкин булганча җавап бирә, сезнең хатларны үзләре белән йөрткән кешеләр дә бар. ", - дип, Заһитов хат авторы Наилгә бүләк - тельняшка һәм десантчы флагын тапшырды.
Тимур Заһитов үзе шушы көннәрдә "Батырлык ордены" дәүләт бүләген алды. Хәрби хезмәткә чакырылганчы хәрби карьера турында уйламаган да ул , ләкин аннары хезмәтен контракт нигезендә дәвам иткән. Хәзерге вакытта ул гвардия десант-штурм бригадасында капитан. 2014 елда Кырымны кире кайтару буенча хәрби операциядә, 2019 елда Сириядә хәрби операциядә катнаша.
Тимур Зәйдә туып үскән, шул ук татар гимназиясен тәмамлаган, ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясе һәм IT технологияләр буенча Ульяновск дәүләт университеты дипломнарына ия.
Бүген Тимур Заһитов гимназиядә булды, аны патриотик дәрескә кунак итеп чакырганнар. Чарада Тимур Заһитовның әти-әниләре, өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Заһитов гимназиядә беренче укытучысы Зөәйрә Яхина белән очрашты.