Рөстәм Миңнеханов Джизак шәһәрендә ИТ-парк һәм полилингваль мәктәптә булды

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга визиты кысаларында Джизак шәһәрендә ИТ-парк һәм полилингваль мәктәптә булды.

ИТ-паркта ТР Президенты өчен экскурсия үткәрелде һәм парк эшли торган юнәлешләр турында сөйләделәр. Яшь белгечләр белән әңгәмәдән соң Рөстәм Миңнеханов, ике ил белгечләре тәҗрибә алмаша алсын өчен, уртак килешүгә кул куярга кушты.

Джизакта полилингваль мәктәп 2021 елда ачылган. Бүген биредә,   5 нче сыйныфтан башлап, барлыгы  168 бала белем ала.  Белем бтрү  үзбәк һәм инглиз телләрендә бара. Мәктәпне  тәмамлаганнан соң бирелә торган сертификат халыкара вузларга укырга керергә мөмкинлек бирә. ТР Президентына уку сыйныфларын, тулай торак һәм  спорт блогын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International